Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиаданың «Яшь атлет» программасын тормышка ашыру кысаларында, «Бер, ике, өч!» дигән спорт уены үткәрелде.
Максат: мотор эшчәнлеген үстерү.
Бурычлар: мотор җитезлеген формалаштыру; физик чыдамлыкны үстерү; балалар арасында дуслык тәрбияләү, аралашу күнекмәләрен үстерү.
Балалар туп белән уеннарны искә алдылар.Физкультура дәресләре һәрвакыт күңелле уза, катнашучыларны энергия һәм яхшы кәеф белән тулыландыра.