"Патриотизм кече Ватаннан башлана. Мин Кукмараны яратам» исемле дәрес

2022 елның 18 ноябре, җомга

18нче ноябрьдә Кукмараның «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен " Патриотизм кече Ватаннан башлана. Мин Кукмараны яратам» исемле дәрес - презентация үткәрелде.

Дәрес балаларны туган шәһәрләре, тарихи истәлекле урыннары, Бөек Ватан сугышы геройлары белән таныштыруга юнәлдерелгән иде.

Дәрес барышында социаль хезмәт алучылар «Патриотизм», «Кече Ватан», Ватанга бурычлар, Ватанга мәхәббәт төшенчәләренең нәрсә икәнен белделәр.

Мондый дәресләр балаларда үзләренең кече ватаннары, тарихы өчен горурлык хисе тәрбияли.                

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International