Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Яковлева Гөлфия ата-аналар өчен «Мөмкинлекләре чикле балаларны социаль адаптацияләү чарасы буларак - гарденотерапия"дигән темага консультация уздырган.
Ул билгеләп үткәнчә, мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүдә безнең үзәк шартларында иң өстенлекле бурычларның берсе - аларның социаль - көнкүреш адаптациясе, ягъни балаларны хезмәткә әзерләү. Бакча терапиясе балаларны табигать дөньясына, үсемлекләр турында кайгыртырга мөмкинлек бирә. Социаль-көнкүреш адаптациясе кысаларында ябык үсемлекләр белән эшләү күнекмәләре, күзәтүчәнлек, сабырлык, хезмәт сөючәнлек, дисциплина формалаша.
Болар барысы да балаларның әйләнә-тирә дөнья белән кызыксыну уята. Ә киләчәктә балалар өйдә гарденотерапия белән шөгыльләнә алачак.