Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Өч кыз» дигән курчак спектакле күрсәтелгән.
Максат: танып белү эшчәнлеген үстерү.
Бурычлар: балаларда һәм яшүсмерләрдә әхлакый сыйфатлар формалаштыру, татар халкының гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү, сүз байлыгын баету, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.
Спектакль Халыкара Әниләр көненә багышланган иде. Балалар игелек, тугрылык турындагы спектакльне бик теләп карадылар.
Спектакльдән соң балалар әниләренә ничек ярдәм итүләре, үз мәхәббәтләрен ничек белдерүләре һәм иң кадерле кешенең тормышын бәхетлерәк итүләре турында сөйләделәр.