Тематик сәгать: “Әнкәмнең догалары “

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

22 нче ноябрь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х.,Кукмара үзәк китапханәсендә Кукмара мөселман мәдрәсәсенең “Мөслимә төркеме”  өчен әниләр көненә багышланган “Әнкәмнең догалары “ дигән тематик сәгать үткәрде.Чара барышында китапханәче бәйрәмнен тарихы, әһәмияте турында әйтеп үтте. ”Көзге ташу” китабының авторы якташ шагыйрә Розалия Яппарова әниләргә багышлап язган шигырьләрен укыды. Әлеге чарага килүчеләр үзләренең әниләре турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Кичә ахырында китапханәче, әниләр  көненә багышланган “Йомшак күңелле фәрештәләр ” дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International