Әңгәмә «Изге җанлы әниләр»

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

23 ноябрь көнне Үзәк китапханәдә әниләр көненә багышланган " Изге җанлы әниләр" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәмнең кунаклары "Сөембикә" клубында катнашучылар булды. Клуб җитәкчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы презентация белән әңгәмә үткәрде, ана образы чагылдырылган китапларга күзәтү ясады. Чәй табыны артында кунаклар шигырьләр сөйләделәр, кадерле әниләргә багышланган “Әнкәй”. “Әниемә хат” җырларын яратып башкардылар, тормышлары турында кызыклы хатирәләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International