«Син хаксыз, үз хокукларыңны белмәсәң» дәрес-презентация

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

24 ноябрь көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 4нче мәктәпнең 5А сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова «Син хаксыз, үз хокукларыңны белмәсәң» дип исемләнгән дәрес-презентация үткәрде. Балалар бала хокуклары турында конвенциядә язылган төп хокуклар һәм ирекләр белән танышты, төрле тормыш хәлләре турында фикер алышты, «исемнәр», «хокуклар һәм бурычлар» уеннарында катнашты. Чара китапларга күзәтү һәм видеоролик карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International