Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында республикакүләм балалар һәм яшьләр театры фестиваленең сайлау турын узган коллективлар өчен зона ярышы үтте.

2022 елның 25 ноябре, җомга

23 ноябрь көнне Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында республикакүләм балалар һәм яшьләр театры фестиваленең сайлау турын узган коллективлар өчен зона ярышы үтте. Кукмара районының “К.Ф. Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясенең” 1-4 сыйныф укучыларыннан җыелган театр түгәрәге коллективы “Шүрәле” әкиятен күрсәтте. “Яниль урта мәктәбенең” 5-8 сыйныф укучыларыннан җыелган театр түгәрәгенә йөрүчеләр 10 сыйныф укучысы Хисмәтов Ильяс язган “Уфалла арбасы” дип исемәнгән әсәрне сәхнәдә уйнап, фестивальдә катнашып кайттылар. Коллективларында алга таба да уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International