“Тел трендлары һәм методик инновацияләр” лингвометодик фестивалендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

2022 елның 25 ноябре, җомга

19 ноябрь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты үткәргән Казан халыкара лингвистик саммиты кысаларында барган “Тел трендлары һәм методик инновацияләр” лингвометодик фестивалендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Ачылыш вакытында институт галимнәре яңартылган ФДББС шартларында методик хезмәтнең аналитик эшчәнлеге, татар әдәбияты дәресләрендә укучының белемен бәяләүнең яңа юллары, татар әдәбиятында ватанпәрвәрлек, Татарстан Республикасында төп йомгаклау аттестациясенә кагылышлы темаларга чыгыш ясадылар. Икенче өлешендә укытучыларның мастер-классларында катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International