22 ноябрь көнне Ошторма-юмья урта мәктәбе базасында эшләп килүче удмурт үзәге эшчәнлеге белән берлектә удмурт теле атналыгы кысаларында Удмурт теле көне билгеләп үтелде. Бәйрәмдә удмурт этнокомпонентлы район мәктәпләреннән җыелган укучылар һәм укытучыларкатнашты. Укучылар биш командага бүленеп, квест уенында катнаштылар. Удмурт халкы турында фильм карадылар, диктант яздылар, укытучылар тикшерде һәм яхшы эшләр югары бәя алды. Шулай ук уен барышында удмурт теленнән тестларга җавап бирделәр, удмурт халкының бию хәрәкәтләрен өйрәнделәр, стена газетасы чыгардылар, карта белән эшләделәр, биология һәм удмурт фәне буенча җаваплар бирделәр. Һәр мәктәп концерт номерлары әзерләп килгән иде. Очрашу методик яктан оешкан төстә үтте.