23 ноябрь көнне район мәдәният йортының иҗат коллективы өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасының муниципаль хезмәткәрләре арасында үткәрелгән спартакиаданың ябылу тантанасында катнашты. Мәдәни программада Илназ Гыйльметдинов, "Сердәш" халык вокаль ансамбле һәм алып баручы Фаил Хәбибуллин катнашты.