22 ноябрьдә "Авыл территорияләрен үстерү" Федераль программасы буенча капиталь ремонттан соң Олыяз авыл мәдәният йортының тантаналы ачылышы булды. Тантаналы ачылышта район башлыгы Димитриев С.Д., Башкарма комитет җитәкчесе Гарифуллин А. Х., районыбызның предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты. Тантаналы ачылыштан соң район мәдәният йорты иҗат төркеме һәм "Идел" бию ансамбле көче белән бәйрәм концерты булды. Бәйрәм чарасы район мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең киңәшмәсе белән тәмамланды.