Нырья урта мәктәбендә “Үсеш ноктасы”

2022 елның 25 ноябре, җомга

Кукмара муниципаль районының «Үсеш ноктасы» үзәкләренең эш сыйфатын күтәрү максатыннан һәм «ТР Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесенең 2022-2023 уку елына эш планы нигезендә 2022 елның 23 ноябрендә Нырья урта мәктәбендә районның “Үсеш ноктасы” үзәкләренең педагоглары, җитәкчеләре өчен “Үсеш ноктасыннан” мәктәп үсешенә: мәгариф оешмасы укучылары һәм педагогларының потенциалын ачу” темасы буенча район семинары узды. Семинарда катнашучылар укыту-тәрбия процессында “Үсеш ноктасы» җиһазларын куллану буенча мәктәп эше тәҗрибәсе белән таныштылар. Семинар барышында мәктәп директоры мәктәп буенча экскурсия уздырды һәм семинарда катнашучыларны мәктәпнең яңартылган матди-техник базасы белән таныштырды. Нырья урта мәктәбе укытучылары үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, дәресләрнең фрагментларын күрсәттеләр, мастер-класслар үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International