25 ноябрь көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсе «Ләйсән» балалар бакчасы белән берлектә Әниләр көненә багышланган «Һәрвакыт булсын әни!» дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрде. Китапханәче Фирдания Закирова балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, ананың роле, ана мәхәббәте турында сөйләде. Әңгәмә матур презентация белән үрелеп барды. Балалар “Ягымлы сүзләр” уенында катнашты, мультфильм һәм видеоклип карады.
Соңыннан балалар сәнгатьле итеп әниләр турында шигырь сөйләде. Жюри нәтиҗә ясады. Конкурста катнашучыларга грамоталар тапшырылды.