«Аниматор -  хәзерге һәм киләчәк  заман  һөнәре» исемле дәрес узды.

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Кукмара районы «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Аниматор -  хәзерге һәм киләчәк  заман  һөнәре» исемле дәрес узды.

Дәреснең максаты балаларны аниматор һөнәре белән таныштыру, балаларны уеннар, конкурслар оештырырга, ял компетенцияләрен формалаштырырга өйрәтү иде.

Дәрес барышында тәрбияләнүчеләр төрле аниматорлар күрсәтелгән слайдлар белән эшләделәр. Аннары  балаларга «Бәйрәмдә  күңел ачу»уены тәкъдим ителде. Һәр бала аниматор ролендә булды һәм уен яки конкурс оештырды.

Уеннан соң балалар аниматорда  булырга тиешле  сыйфатлар һәм белемнәр турында сөйләштеләр. Берничә бала булачак һөнәрем –аниматор дигән карарга килде.

Дәрес ахырында тәрбияләнүчеләргә  «Төрле әкият персонажларын күрсәт» исемле театральләштерелгән уен тәкъдим ителде.

Дәрес бик күңелле узды, балалар бик күп белемнәр алдылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International