Кукмараның " Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

         Кукмараның " Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

           Чара дәвамында әниләр турында иң игелекле, назлы сүзләр яңгырады. Балалар җырлар җырладылар, матур биеделәр. Балалар әниләр белән бергә «Әни портреты», "Әни ярдәмчеләре", «Өстәл сервировкасы», «Мактау», «Мода һәм әни» конкурсларында катнаштылар. Бер бала да битараф калмады.

     Бу чара балаларда һәм кунакларда шатлыклы, эмоциональ караш уятты. Төсле презентация бәйрәм кәефен тудырырга ярдәм итте. Уен программасы ахырында балалар әниләргә үз бүләкләрен тапшырдылар. Чара онытылмаслык һәм кызыклы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International