"Mindstormsегоо җыелмалары базасында иң гади робот модельләрен җыю" мастер - классы үткәрде.

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Бүген «Галактика» балалар иҗаты үзәгендә "Кече инженерлык Академиясе" өстәмә белем бирү педагогы Федотов Владимир Лазаревич укучыларыбыз өчен "Mindstormsегоо җыелмалары базасында иң гади робот модельләрен җыю" мастер - классы үткәрде.

      Робототехника белән шөгыльләнгәндә, бала кечкенә элементлар белән эшли, бу кулларның моторикасын үстерергә ярдәм итә. Беренче программалаштыру тәҗрибәсен ала, командада эшләргә өйрәнә, фикер йөртүен, хәтерен, игътибарын үстерә.

  Мастер - класста балалар уенчык хәрәкәтен тәэмин итү өчен робот программасын ничек ясарга өйрәнделәр. Робототехника инженер һәм техник белгечлекләрне конструкцияләү, программалаштыру, популярлаштыру эшчәнлегенә кызыксыну тудыра. Мастер - класста катнашучыларның кайберләре әлеге түгәрәктә шөгыльләнергә теләк белдерделәр.

    Балалар, ата-аналар һәм тернәкләндерү үзәге педагоглары балалар иҗат үзәге җитәкчелегенә һәм педагогларына рәхмәт белдерәләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International