Кукмарада " йолдызлар Кубогы»хоккей буенча юбилей турниры узды

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

2022 елның 26 ноябрендә Кукмарада «йолдызлар Кубогы»хоккей буенча юбилей турниры узды. Турнирда «ВКХ» (Кукмара), «Витязь» (Сосновка), «ЭЭМ» (Казан), «Чайка» (Казан), «Фемида» (Казан), «Синие мундиры» (Казан) командалары очрашты.
Район башлыгы Сергей Димитриев, ТР Конституция суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов, ТР Хоккей федерациясенең башкарма директоры Кирилл Голубев, ТР Югары Суды судьясы Марсель Фәхриев, район прокуроры Антон Чураков, Кукмара районы суды рәисе Рәмис Мутиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге башлыгы Рамил Нургалиев командаларны сәламләп, матур уен теләделәр.
Уеннар нәтиҗәләре буенча 1 урынны «ВКХ» командасы алды, 2 урынны – «Чайка», 3 урынны – «ЭЭМ».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International