Әдәби сәгать: “Күңелем моңы”

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

29 нче ноябрь көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х. социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен якташ язучылар иҗатына багышланган “Күңелем моңы”  дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче якташ язучыларның  тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтте.Чара барышында ял итүчеләр Х.Мостафин, М.Мәрданова, Р.Фәттахова,  Н.Сәгъдиева шигырьләрен тыңладылар. Мәдәният йорты хезмәткәре Юнусова Әлфинур моңлы   җырлар башкарды. Биредә ял итүче Бәдретдинов Ринат абый да үзенең матур җырлары белән моң дөньясына алып керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International