Якташыбыз, татар әдәбиятының күренекле вәкиле – прозаик, шагыйрә, публицист, мөгаллимә Рифә Фатхрахман кызы Харрасованың (Рифә Рахман) 60 яшьлек юбилее уңаеннан, аның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган төбәкара фәнни-тикшеренү укуларының йомгаклау конференциясе.

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

30 нчы ноябрь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә якташыбыз, татар әдәбиятының күренекле вәкиле – прозаик, шагыйрә, публицист, мөгаллимә Рифә Фатхрахман кызы Харрасованың (Рифә Рахман) 60 яшьлек юбилее уңаеннан, аның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган төбәкара фәнни-тикшеренү укуларының йомгаклау конференциясе булды.

Әлеге фәнни-тикшеренү укуларына сентябрьдән 15 нче ноябрьгә кадәр Татарстанның барлык районнарыннан да  фәнни эшләр кабул ителде. Бигрәк  тә Арча, Алабуга, Яшел Үзән һәм үзебезнең Кукмара районнары актив катнашты. Килгән эшләрне оештыру комитеты составына кергән экспертлар тикшергәннән соң, икенче турда катнашучылар исемлеге билгеләнде. Икенче турга үтүчеләр әлеге йомгаклау конференциясендә чыгыш ясадылар. Әлеге чыгышлар Рифә Рахман, Рифат Җамал, Ләйлә Ихсановналардан торган тәҗрибәле жюри тарафыннан бәяләнде.

Рифә Рахман һәм башка жюри әгъзалары һәр катнашучының, бик кызыклы темалар сайлауларын һәм үзе алган теманы тулысынча яктырта алуларын билгеләп үттеләр, яхшы бәя бирделәр. Һәр хезмәткә тиешле урын билгеләнде, катнашучыларга Рифә Рахман тарафыннан грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International