«Г.Г. Гарифуллин исемендәге Ядегәр гомуми белем бирү мәктәбе» базасанда, Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында, «Ничек It эшкуар булырга» дигән темага «Сан дәресе» үтте

2022 елның 3 декабре, шимбә

«Г.Г. Гарифуллин исемендәге Ядегәр гомуми белем бирү мәктәбе» базасанда, Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында, «Ничек It эшкуар булырга» дигән темага «Сан дәресе» үтте. «Сан дәресен» 7-11 сыйныфларда укучылар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Залаков Наил Ринат улы үткәрде. Дәрестә Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Х. Гарифуллин һәм мәгариф идарәсе башлыгы И.И. Әхмәдуллин катнаштылар. Дәрес вакытында Наил Ринатович укучыларга эшкуарлык эшен ничек башларга кирәклеген җентекләп аңлатты, продуктны эшләү һәм аны базарга чыгару өчен код язарга, интерфейслар һәм дизайннар уйлап табарга, инвесторлар табарга һәм реклама урнаштырырга кирәклеге турында сөйләде. Спикер укучыларны «Кастдев», «максатчан аудитория» һәм «тормышка ашырырлык продукт» төшенчәләре белән таныштырды. Кызыксынучан, үз проектларын төзергә теләк белдерүче укучылар күп, әмма алар белем һәм тәҗрибә җитмәү белән очраша. Мондый очракта акселераторда катнашырга мөмкин. Акселератор - стартапларны башларга булыша торган белем бирү программасы. Дәрес балаларда чын кызыксыну уятты, Н.Р.Залаковка адресланган сораулар күп булды, ул аларга тулы җаваплар бирде. Наил Ринатович «Сан дәресен» уздыруны югары дәрәҗәдә оештыруны билгеләп үтте, укучыларга һәм аны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде. Очрашу үсеш перспективасын күрергә ярдәм итүче тәҗрибәле экспертлардан кыю рәвештә үз проектларыңны тормышка ашырырга, эзләргә һәм өйрәнергә кирәк дигән фикер алмашу белән тәмамланды.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International