Мәктәпкәчә белем бирү һәм тәрбиянең алдынгы педагогик тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату максатыннан һәм мәгариф идарәсе планы нигезендә, 5 нче «Йолдызлык» балалар бакчасы базасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып-белү - сөйләм үсеше"дигән укытучы-логопедлар өчен республика семинар-практикумы узды.Чарада Кукмара шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү педагоглары һәм Нократ Аланы, Казан шәһәре вәкилләре катнашты. Семинар программасында күрсәтмә әсбаплар, дидактик уеннар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Семинар кысаларында дәресләр, мастер-класслар, педагогларның чыгышлары үткәрелде.Семинарда катнашучылар дәресләрнең актуальлеген, материалны яхшы методик дәрәҗәдә профессиональ бирүне, шулай ук чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр.