Балтач районы Кече Лызи мәктәбе базасында Республликакүләм Удмурт теле һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелде. Чара пленар утырыш белән башланып китте. Кунакларны Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Ф.Хәйретдинов, Удмуртия Республикасының милли сәясәт министры Э.С. Петров, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән минстры урынбасары М.З. Закирова һәм Татарстан Республикасында яшәүче удмуртларның милли-мәдәни автономиясе рәисе А.С. Герасимов сәламләде. Удмуртия Республикасының милли сәясәт министры Э.С. Петров бүләкләр тапшырды. Лель виж урта мәктәбенең туган (удмурт) теле укытучысы Людмила Андреева Удмуртия Республикасының милли сәясәт министрлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Кече Лызи урта мәктәбенең актлар залында удмурт этномәдәни компонентлы мәгариф оешмаларыннан килгән укучылар өчен мастер-класслар һәм “Шудком” интекллектуаль уены булды. Эш секцияләргә бүленеп дәвам итте. Беренче секциядә удмурт телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү өлкәсендә актуаль проектлар темасына багышланган иде. Икенче секциядә Туган удмурт телен һәм әдәбиятын укытуда заманча методика һәм практика дигән тема өстендә эшләделәр. Ошторма-Юмья урта мәктәбе директоры Виталий Семенов Ошторма-Юмья урта мәктәбендә туган (удмурт) теле дәресләрендә электрон дәреслекләрне уңышлы куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты, чыгыш ясады. Чарага йомгак ясалды, концерт программасы белән төгәлләнде.