2022 елның 2 декабрендә Починок-Сутер авылының төп гомуми белем бирү мәктәбендә Ижау шәһәренең милли мәгариф фәнни-тикшеренү институты белән берлектә мәктәп укучылары өчен Г.С.Сабитов иҗаты буенча төбәкара фәнни-тикшерү конференциясе үтте. Конференциядә Удмуртия Республикасы һәм Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларыннан 5-11 сыйныф укучылары фәнни-тикшерү докладлары белән катнашты. Жюри тарафыннан фәнни эшләр югары бәяләнде.