Кукмараның "Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар декадасы план кысаларында, «Дуслык нык - ватылмас" дигән конкурс - караоке уздырганнар.
Максат: танып белү эшчәнлеген үстерү.
Бурычлар: музыкаль колак үстерү, балалар арасында дуслык тәрбияләү.
Балалар яраткан мультфильмнардан, кинофильмнардан дуслык турында җырлар җырладылар. Музыкаль дәресләр иҗатны, аралашу күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.