Ата - аналар өчен «Күңелле гимнастика»дигән темага консультация

2022 елның 9 декабре, җомга

Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә психолог Йосыпова Дания ата - аналар өчен «Күңелле гимнастика»дигән темага консультация үткәргән.

   Максат: ата-аналарны үсеш гимнастикасы белән таныштыру.

  Бурычлар: балаларда мотор җитезлеген үстерү, балаларда сөйләм үстерү; танып белү һәм мотор активлыгы.

     Ата - аналар мәктәпкәчә яшьтәге балаларны үстерүнең иң нәтиҗәле ысулы-логоритмика белән таныштылар. Дәресләр барышында барлык хисләр һәм баш мие бүлекләре дә эшли: «мин нинди хәрәкәтләр күрсәтелүен күрәм, миңа әйткән шигырьне ишетәм, нинди хәрәкәт ясарга кирәклеген анализлыйм, хәтерлим, кабатлыйм, текстны сөйлим».

       Балалар өчен бу мавыктыргыч уен, барлык күнегүләр дә шигъри формада. Барлык процессларның координацияләнүе хәтерне, игътибарны, мотор җитезлеген, сөйләмне үстерергә мөмкинлек бирә. Өйдә ата-аналар бала белән үзләре дә шөгыльләнә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International