Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендәинвалидлар декадасы һәм «Инвалид балалар өчен курчак театры» проектын тормышка ашыру кысаларында 8 декабрьдә тернәкләндерү курсы узучы балаларга «Төлке сеңел һәм ссоры бүре» дигән рус халык әкияте мотивлары буенча курчак спектакле әзерләнде.
Балалархикәяләүчене игътибар белән тыңладылар, әкиятнең барлык персонажларын: әби, бабай, төлке, бүрене зур кызыксыну белән күзәттеләр, авыл тормышын күрделәр.
Әкиятне караганнан соң балалараның эчтәлеге турында фикер алыштылар. Яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен алдарга ярамый, үз максатыңа ирешү өчен тырышырга һәм намус белән эшләргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
Курчак спектакле гыйбрәтле һәм кызыклы булды. Балалар үзәкнең артист-хезмәткәрләрен бик озак алкышладылар. Курчак спектакле балаларга зур ләззәт һәм шатлык китерде!