«Милосердие» реабилитация үзәгендә тернәкләнү курсы узучы балалар китапханәгә чакырылды.

2022 елның 9 декабре, җомга

2022 елның 8 декабрендә Инвалидлар декадасы кысаларында Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә тернәкләнү курсы узучы балалар китапханәгә чакырылды.

       Китапханәче Ахметова Ләйсән «Әдәплелек һәм игелек иле» исемле әңгәмә уздырды. Балалар әкият дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, матур презентация карадылар, әкият геройлары белән таныштылар, әкияти викторина сорауларына җавап бирделәр, рәсемнәр буенча әкият геройларын һәм исемнәрен таптылар, әдәби геройлар турында табышмаклар чиштеләр.

        Шулай ук балалар «Әкиятләр дөнья буйлап йөри», «Золушка», «Дюймовочка» видеоклипларын карадылар.

       Чара «Яраткан әкиятләр» китап күргәзмәсен күзәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International