Халыкара инвалидлар көненә стенагазета «Без бергә тату гаилә»

2022 елның 9 декабре, җомга

Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  «Без бергә тату гаилә» дигән темага стенгазета ясау оештырылган.

    Балалар стенгазета чыгаруга бик җитди карадылар. Эш өчен фотосурәтләр, рәсемнәр әзерләнгән иде. Эш барышында алар кирәкле материалны җентекләп сайлап алдылар, нәрсә ябыштырырга, нәрсә ясарга икәнлеген хәл иттеләр.

     Иҗат белән шөгыльләнгәндә,  мөмкинлекләре чикле кешеләргә хөрмәт күрсәтергә, якыннары турында кайгыртырга, һәркемгә игелекле һәм игътибарлы булырга кирәклеге турында фикер алыштылар. Балалар башка кешеләргә синең үзеңә ничек каравыңны теләсәң, шулай карарга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International