Гражданнарның хезмәт хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча телефон аша “кайнар линия”

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

2022 елның 22 декабрендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарның хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутат берләшмәләре вәкилләре гражданнарга төгәл мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.

«Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.

Сез шулай ук үз сорауларыгызны WhatsApp ка 7 (939) 345-37-50 телефоны номеры буенча җибәрә аласыз.

Консультация вакыты: 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International