Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар декадасы кысаларында «Минем иң яхшы дусларым»дигән рәсем конкурсы оештырылган.
Балалар дуслык турында үз хисләрен белдерделәр, сюжет уйлап таптылар һәм үз уйларын аңлаттылар. Кемдер үзен, кемдер үз гаиләсен буяды, кемдер дуслык турында әкият уйлап тапты. Үзәкнең педагоглары мондый бәйгеләрдә катнашу мөмкинлекләре чикле балаларга үзләренең потенциаль мөмкинлекләрен күрсәтергә, яшерен талантларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә, дип саный.
Ә ирешелгән нәтиҗәләр комплексларны җиңәргә һәм үз көчләренә ышанырга ярдәм итә.