Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар декадасында флористика буенча мастер - класс узган. Бу мастер - классның темасы "Кышкы композиция" булдыру иде.
Балалар чыршы ботакларыннан Яңа ел букетын ясарга бик теләп өйрәнделәр. Мондый флористика дәресләре сәнгать һәм эстетик үсешкә файдалы йогынты ясый. Ныклыкны, игътибарлылыкны үстерәләр.
Иң мөһиме-балалар иҗади белдерү сәләтенә ия булалар.