Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Эштән соң ял да итү кирәк
2013 елның 29 июле, дүшәмбе
Күптән түгел республика күләмендә үткәрелгән “Кыр көне”ндә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Пчеловод авылында Димитриевларның гаилә фермасында булып, аларның, авылның, шушы җирлекнең һәм күмәк хуҗалыкның яшәү рәвешенә олы бәя биреп киткән иде.
Чыннан да, 260 кеше яшәгән Пчеловодта халык ни белән генә шөгыльләнми: фермерлар, умарта тотучылар, төрле һөнәр осталары күп биредә. Шуңа бай тормышта яшиләр. Берсеннән-берсе төзек, матур йортлар, капка төбе саен тезелеп киткән җиңел машина һәм башка төр техника – шуның ачык мисалы. Ләкин матди байлык кына түгел, кешегә рухи азык та кирәк бит әле: бәйрәмнәр оештырасы, авылдашлар белән аралашасы килә. Узган атнада клубта шушы җирлектә оештырылган фольклор ансамбльләре катнашында үткәрелгән бәйрәм чарасына да авылның олысы-кечесе күпләп җыелган иде.
-Олы яшьтә булсак та, клубта оештырылган чараларга йөрибез әле. Авылыбызда яшьләр дә бик күп, - Елизавета Димитриева.
Сәхнәдә беренче булып чыгыш ясаган коллектив – Светлана Тимофеева җитәкчелегендәге “Карендәшләр” ансамбле күптән түгел Казан Сабан туенда да чит ил кунакларын “Чабата” көенә биетеп кайткан иде. Бу юлы да алар керәшен татарларының милли гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен ачык чагылдырды. Аларга алмашка үсеп килүче балалар – Галина Азина оештырган “Тәңкәләр” ансамбле да бу як халкының горурлыгы булып санала.
Бәйрәмдә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин да катнашты.
-Сезнең шатлык – ул безнең дә шатлык. Эшчән, булдыклы авыл халкының иркенләп ял итәргә хакы һәм моңа мөмкинлекләре дә бар. Районда социаль мәсьәләләрне хәл итүгә, мәдәни тормышны үстерүгә зур игътибар бирелә. Узган ел “Авыл клубы” республика программасы кысаларында Урта Комарда 280 урынлы мәдәният йорты сафка баскан иде. Быел Поч.Сутерда 200 урынлы клуб төзелә. Әле Кече Чура, Зур Кукмара, Мәмәшир һәм башка авылларга да клуб кирәк. Барысын берьюлы төзү мөмкин түгел, әмма берсе дә читтә калмаячак, - диде район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин.
Римма Ратникова да республика җитәкчелеге исеменнән пчеловодлыларны әлеге күркәм чара үткәрелүе белән тәбрик итте, Универсиада объектларын сафка бастыруда ярдәм күрсәтүләре өчен район халкына рәхмәтен белдерде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
Кукмарада Комаровлар фабрикасы конторасының легендар бинасы яңара
1870 елгы агач шедевр — Комаровлар фабрикасы конторасы бинасы «Гаилә» милли проекты кысаларында яңа тормышка ава. Реставраторлар фасадның уеп ясалган «чәчәкләрен» кулдан торгыза. Тиздән монда пима музее ачылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз