«Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә «Медицина сәгате» дигән чираттагы дәрес узды.

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

Кукмараның «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә «Медицина сәгате» дигән чираттагы дәрес узды.

               Бу дәрес яшусмерлэр чорынын шәхси гигиенасына багышланган иде. Яшүсмерлек чоры гадәттә өч елга якын дәвам итә. Бу вакытка инде балалар шәхси гигиена кагыйдәләре күнекмәләренә ия булырга тиешләр.

            Дәрестә өлкән шәфкать туташы Габдерахманова Индира Габдулбаровна балаларга яшүсмер чорында организмда нинди үзгәрешләр күзәтелуен һәм әлеге үзгәрешләр нигезендә үзеңне ничек тотарга кирәклеген гади һәм аңлаешлы итеп анлатты.

            Чөнки яшүсмерләрнең әхлакый һәм физик сәламәтлеге, аларның бу чорда шәхси гигиена кагыйдәләрен ничек үтәүләренә бәйле.

                  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International