«Күрмәдек - күрербез» әдәби сәгать

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Балалар язучысы Нина Михайловна Павлова иҗатын популярлаштыру максатыннан һәм педагог елы кысаларында С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе «Нина Павлованың китапларын укыйбыз» дигән VII төбәкара акциядә катнашты. Китапханәче Ләйсән Әхмәтова Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 3а сыйныфы укучылары өчен «Күрмәдек - күрербез» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Аның сөйләвеннән күренгәнчә, Нина Павлова – галим, биология фәннәре докторы, әкият һәм хикәяләр авторы, әйләнә-тирә дөньяны игътибар белән күзәтергә, табигатьне яратырга һәм сакларга, бөтен тереклеккә игътибарлы булырга өйрәтүче искиткеч китаплары белән танышты. Акция Нина Павлованың «Мать-и-мачеха» хикәясен уку белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International