Алабуга шәһәренең 29 нчы номерлы "Алтын балык" балалар бакчасында Россия күләмендә икенче тапкыр үткәрелә торган "Мин бит татар малае - 2023" иҗади бәйгесе үтте. Бәйгедә Россия Федерациясенең 5 субъектыннан: Башкортостан, Удмуртия Республикасы, Оренбург өлкәсе, Пермь крае һәм Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән 40ка якын эш кабул ителгән. Финалга чыккан 12 малай "Татар малае-2023" исемен алуга көч сынашты. Шулар арасында Кукмара шәһәренең 7нче номерлы "Кыңгырау" балалар бакчасының зурлар төркемендә тәрбияләнүче Гадиев Әнвәр дә (җитәкчесе -балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче Степанова Р. С) бар иде. Бәйге нәтиҗәләре буенча Әнвәр "Иң сәләтле малай" номинациясенең җиңүчесе дип табылды.