21 февраль – Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кукмара үзәк китапханәсендә “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы булды. Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы «Җыр булырлык сүзләр биргән, туган телем, рәхмәт сиңа» дигән әдәби сәгать үткәрде. Ул килгән кунакларга әлеге бәйрәмнең тарихы, килеп чыгышы турында сөйләде. Килгән язучылар үзләренең тел турындагы шигырьләрен укыдылар.