19 февраль көнне С. Сәид- Галиев исемендәге мәдәният сараенда VII татар халык җыры һәм музыкасы ачык фестивале узды.
Кукмара районыннан фестивальдә "Баламишкин" халык гармунчылар ансамбле катнашты. Коллектив фестивальдә уңышлы чыгыш ясады һәм лауреат дипломы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!