«Әфганстан  -  безнең хәтердә» дигән чара узды.

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Әфганстан  -  безнең хәтердә» дигән чара узды.

      Дәреснең максаты - үз халкыңа, ил тарихына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, ветераннарга һәм сугышчы-интернационалистларга сак караш булдыру  иде.

      Дәрес барышында  балалар Әфган сугышы тарихы белән таныштылар, «Әфганстан минем күңелемдә »дигән видеофильм карадылар. Тәрбияләнүчеләр  сугыш һәрвакыт мәрхәмәтсез һәм рәхимсез була, кешеләргә фәкать бәхетсезлек китерә дигән фикерләр әйттеләр.

     Дәрес азагында балалар түбәндәге нәтиҗәгә  килделәр: бу сугышны беркем дә онытмаячак, чөнки туганыңны, улыңны, әтиеңне, абыеңны югалту - беркайчан  да онытылмый, гомер буе истә була.

      Дәрес бик эчтәлекле үтте, балалар бик күп мәгълүмат  алдылар һәм үзләрен кызыксындырган күп сорауларга җаваплар таптылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International