Сергей Димитриев Югары Чура җирлегендәге объектларда бара торган ремонт эшләре белән танышты

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Район башлыгы подрядчылар белән аралашып, эш барышында хәл итәсе мәсьәләргә тукталды, төзелештә кулланыла торган материалларның сыйфаты белән кызыксынды.

Район башлыгы Сергей Димитриев җитәкчелегендәге комиссия федераль һәм республика программалары ярдәмендә Югары Чура җирлегендә бара торган ремонт һәм төзелеш объектларында булды.

Җирлектә Югары Чура авыл мәдәният йорты, балалар бакчасы, урта мәктәп, Поршур авылындагы күпфункцияле үзәк һәм клуб төзелә.

Сергей Димитриев подрядчылар белән аралашып, эш барышында хәл итәсе мәсьәләргә тукталды, төзелештә кулланыла торган материалларның сыйфаты белән кызыксынды. Шулай ук ул җирлек халкы белән очрашты, аларның сорауларына җавап бирде, тәкъдимнәрен тыңлады, ремонт эшләре барышында үз фикерләрен белдерүләрен сорады.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/sergei-dimitriev-iugary-cura-irlegendage-obieektlarda-bara-torgan-remont-eslare-belan-tanysty

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International