“Туган телдә сөйләшәм мин” дип исемләнгән район бәйгесенең икенче туры үткәрелде.

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

2023нче елның 20 февралендә Кукмара шәһәренең №3 “Кояшкай” балалар бакчасы базасында якташ шагыйрьләрнең шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләүчеләр өчен “Туган телдә сөйләшәм мин” дип исемләнгән район бәйгесенең икенче туры үткәрелде. Бәйге Халыкара туган тел көне уңаеннан, милләтләрнең мәдәнияте һәм традицияләре елы кысаларында булды. Бәйгенең максаты балаларда патриотик хисләр тәрбияләү, туган як язучыларының әсәрләрен күбрәк таныту, туган телгә карата сакчыл караш тәрбияләүне үз эченә алды. Бәйгенең беренче турына эшләр йөздән артык кабул ителде. Шулардан икенче турга 25 эш үтте. Бәйге өч юнәлештә үткәрелде: шигырь сөйләүчеләр, җыр җырлаучылар һәм әкият сәхнәләштерүчеләр. Әмма ләкин эшләрнең күплеге һәм Кукмарада туып-үскән язучыларның әсәрләрен шуның кадәр күп сайланып алуы, балаларның башкару осталыклары жюрида эшләүчеләрнең эшен тагын да катлауландырды. Жюрида Кукмарада яшәп, иҗат итүче Рафилә Фәттахова да чакырылган иде. Балаларны үзенең балалар өчен язылган шигырьләрен укып сөендерде. “Салават күпере” балалар бакчасыннан килгән Кондрашина Каринаның чыгышы челтерәп аккан чишмә тавышы белән башланып китте һәм бер сулыштан тыңланды. “Зур Сәрдек” балалар бакчасыннан килгән Ганиева Ализәнең шигырь сөйләве бармагына килеп кунган бал кортының безелдәве белән аерылып торды. “Кояшкай” балалар бакчасының “Кояш нурлары” төркеме моңлы тавышлары белән залны тулыландырды, “Кыңгырау” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Галиуллина Илүзә һәм Хәбибуллина Сәйдә “Тал песие” җырын бик оста башкардылар. Гран-Прига “Зур Кукмара урта мәктәбенең” мәктәпкәчә төркеменнән килгән Ризван Исмәгыйлев лаек дип табылды. Барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Зур көч куеп, тырышлык белән әзерләгән тәрбиячеләргә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Алдагы эшләрендә дә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International