2023нче елның 20 февралендә Кукмара 3нче урта мәктәбе базасында Халыкара туган тел көне уңаеннан, Халыкларның мәдәниятләре һәм традицияләре елы кысаларында “Халкым минем” дип исемләнгән район фестивале булып үтте. Фестивальне Кукмара музыка мәктәбенә йөрүче укучыларның оркестры ачып җибәрде. Сәхнәгә алып баручылар чыкты һәм фестивальне ачып, Халыкара туган тел көненең ЮНЕСКО тарафыннан тәкъдим ителеп, билгеләп үтелә башлавын ассызыкладылар. Халыкара туган тел көне – 21нче февральдә билгеләп үтелә. Тантананы ачу өчен сүз Мәгариф идарәсенең өлкән метадисты Таһир Газизович Нәбиевка һәм Кукмара шәһәренең 3нче мәктәп директоры Диләрә Хәкимовна Ганиевага бирелде, алар җылы, матур теләкләрен теләделәр. Сүз мәктәпләргә бирелде, “Ошторма-Юмья урта мәктәбе”ннән килгән укучылар сәхнәне үзләренең биюләре белән җылыттылар, “Почкучук урта мәктәбе”ннән килгән укучылар бик оста итеп мари биюен башкардылар, “Село-Чура урта мәктәбе”ннән килгән бертөркем укучылар сәхнәне тулыландырып, үзләренең матур керәшен биюен башкардылар. “Зур Сәрдек гимназиясе” укучысы курайда моңлы көй сузды, “Кукмара шәһәренең 1нче гимназиясе” кызлар-триосы моңлы итеп җыр башкардылар. Чарлы мәктәбе укучысы рус халык биюен башкарды. Концерт номерлары беткәч, телләргә караган үзәкләрнең эшенә старт бирелде. Мәктәпләрдән килгән командаларга маршрут бите өләшенде һәм һәр станциядә булып, командалар биремнәр үтәделәр. Удмарт, мари, рус, татар, керәшен һәм 3нче мәктәп укытучылары әзерләгән станцияләрдә командалар биремнәр үтәделәр, милләтләр турындагы белемнәрен ныгыттылар, яңалыклар алдылар.