21 февраль көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х. үзәк китапханәдә “Сөембикә” клубы кунаклары өчен Халыкара туган тел көненә багышланган “Туган телем-татар теле дигән әңгәмә үткәрде.Китапханәче бәйрәмнең тарихы, килеп чыгышы турында сөйләде. Чарага килгән кунаклар “Туган тел”, “Сөембикә” төркемнәренә бүленеп төрле кызыклы биремнәр үтәделәр, шигырьләр сөйләделәр,жырлар башкардылар. Чара ахырында килгән кунаклар татар халкының гимнына әйләнгән Туган тел” җырын башкардылар.