Бу бәйрәм - хәрбиләргә, туган җирен, халкыбызның иминлеген саклап утка-суга кергән батырларга, бүген Ватан алдындагы изге бурычын үтәп, ил сагында торучы егетләргә олы ихтирам билгесе ул, диелә котлауда.
Район башлыгы Сергей Димитриев райондашларыбызны Ватанны саклаучылар көне белән котлый.
«Бу бәйрәм - хәрбиләргә, туган җирен, халкыбызның иминлеген саклап утка-суга кергән батырларга, бүген Ватан алдындагы изге бурычын үтәп, ил сагында торучы егетләргә олы ихтирам билгесе ул. Без халкыбызның Бөек Ватан сугышында һәлак булган батыр ул-кызларын, хәрби-интернациональ бурычларын үтәгәндә вакытсыз арабыздан киткәннәрне искә алабыз. Аларның якты истәлеге күңелләрдән мәңге җуелмас!
Бүгенге солдат, матрос, офицерларга, биргән хәрби антларына тугры калып, изге бурычларын намус белән үтәп, туган якларга, әти-әниләре, сөйгәннәре янына исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын.
Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле райондашлар!» - диелә котлауда.