22 февраль көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., Кукмара Үзәк китапханәсендә, “Мөслимә төркеме” кунаклары өчен, шагыйрь, язучы-прозаик, драматург Фәнис Гатаулла улы Яруллин иҗатына багышланган: “Мин тормышка гашыйк”, дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтте. “Мөслимә төркеме” кунаклары Фәнис Яруллинның шигырьләрен укыдылар. Чара ахырында шагыйрь сүзләренә язылган “Иң гүзәл кеше икәнсез” җырын бергәләп башкардылар.