27 февраль көнне район мәдәният йортының иҗат төркеме хәйрия концерты белән "Наз" социаль үзәгендә чыгыш ясады. Концерт Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын кызлар Көненә багышланды. Программада өлкәннәрнең яраткан җырлары, көйләре яңгырады һәм халык биюләре оештырылды.