Муса Җәлил иҗаты буенча “Тормышы җыр кебек ” КВН

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

28 февраль көнне С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе “Гөрләвек” балалар бакчасы белән берлектә татар герой-шагыйре Муса Җәлил иҗаты буенча “Тормышы җыр кебек ” дип исемләнгән КВН үткәрде. Китапханәче Фирдания Закирова балаларга шагыйрьнең балачагы һәм иҗаты, сугышта күрсәткән батырлыгы һәм фаҗигале  язмышы турында сөйләде, китаплары белән таныштырды. Укучылар ике командага бүленеп, визит карточкасы, өй эше, сорау-җавап, капитаннар ярышы дигән бәйгеләрдә катнашты, пазл җыйды, шагыйрьнең әсәрләре буенча рәсемнәр ясады. Балалар биремнәрне уңышлы үтте, дуслык җиңде. Чара китапларга күзәтү һәм “Салют, сиңа Муса Җәлил” җырын башкару белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International