«Май чабу - киң күңеллеләр бәйрәме» танып белү – уен программасы

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

28 февраль көнне С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Салават күпере» милләтара клубының чираттагы дәресе узды. Клуб җитәкчесе Нурия Гайнетдинова һәм Югары Кузмес һәм Балды Кня авыл китапханәчеләре Айна Павлова һәм Лариса Константинова «Май чабу - киң күңеллеләр бәйрәме» дигән танып белү – уен программасы үткәрде. Китапханәчеләр балаларны бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм традицияләре, Май чабу атнасының һәрбер көнен билгеләп үтүләре турында сөйләде. Укучылар Май чабу коймаклары бәйрәм күчтәнәче генә түгел, ә алтын кояш символы икәнлеген белде. Балалар төрле конкурсларда һәм уеннарда актив катнашты, биеде, табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Чара азагында китап күргәзмәсенә күзәтү һәм коймак белән чәй эчү мәҗлесе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International