Педагог һәм остаз елы кысаларында, методистларны команда белән укыту программасын тормышка ашыру максатыннан, ЦНППМПР ИПО КФУ базасында (җитәкчесе Р.Ф. Шәйхелисламов) «Педагогларның методик хезмәтен модернизацияләү һәм методик ярдәмен оештыру» темасы буенча квалификация күтәрү курслары оештырылды. 2023 елның 27 февраленнән алып 03 мартына кадәр Саба территориаль-методик берләшмәсенең мәгълүмати-методик бүлекләре: Балтач, Саба, Кукмара һәм Теләче муниципаль районнары җитәкчеләре урынбасарлары һәм методистлары укулар узды. Укыту барышында укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру һәм үстерү; гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәтенең актуаль бурычлары; методик хезмәт эшчәнлегендә цифрлы технологияләр куллану; белем бирү сыйфатын тышкы бәяләү; сәламәтлек саклау оешмаларында белем алу өчен махсус шартлар тудыруга таләпләр каралды. Тыңлаучылар курсларның эчтәлекле һәм практик аспектларын югары дәрәҗәдә билгеләделәр.