Китапханәгә экскурсия

2023 елның 10 марты, җомга

10 март көнне Кукмара үзәк китапханәсенә К.Ф. Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе өлкән сыйныф укучылары килде. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Саттарова Л.Р. алар өчен китапханәгә экскурсия үткәрде, үз теләкләре  буенча теләсә нинди китап сайлау тәртибе, ай саен яңартыла торган күргәзмәләр, китапханәгә алына торган периодик басмалар белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International